

Сезнен гомер юлы якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Юкка гына сезгә «Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелмәгән.
Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдегез, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдыгыз. Сез гомер буе гүзәллеккә омтылучы иҗади кеше. Хезмәт юлын район мәдәният сараенда башлап, Авыргазы татар театры спектакльләрендә башкарган рольләрегез, концертларда җырлаган моңлы җырларыгыз белән халык күңеленә кереп урнаштыгыз. Хезмәт эшчәнлегегезнең 20 елы китапханәгә багышланды. Сез «Сердәшләр» клубына нигез салучыларның берсе. «Зәңгәр чишмә» әдәби берләшмәсе белән иҗади берлектә әдәби бәйрәмнәр, язучылар белән очрашулар, халык йолаларын күрсәтеп үткәрелгән искиткеч чаралар әле булса китап укучылар хәтерендә саклана.
Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез!
Алдагы тормышыгызда да тазалык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, Габделбарый Әхмәлетдин улы белән тигезлектә, кызыгыз Гүзәлнең, оныгыгыз Сәлиянең игелеген күреп, барлык туганнарның хөрмәтен тоеп, гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән таза-сау булып яшәргә язсын.